Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «2025 елга «Оборонэнерго» АҖнең «Идел-Нократ» филиалы һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар билгеләү турында».
2. «2025-2029 елларга «РЖД» ААҖ филиалы – Трансэнергоның структур бүлекчәсе – Энергия белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар билгеләү турында».
3. «2025 елга нигездә бер кулланучыга хезмәт күрсәтә торган «Газпром энерго» ҖЧҖнең Урал буе филиалы өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар һәм «Газпром энерго» ҖЧҖнең Урал буе филиалы һәм «Сетевая компания» АҖ арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024