ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы”нда катнашты

2013 елның 10 феврале, якшәмбе

“Россия чаңгы юлы – 2013” гомумроссия ярышларында Казанда яшәүче 23112 кеше катнашты.

Татарстан башкаласында Залесный бистәсенең “Солнечный” балалар савыктыру лагеренда чаңгы спортын сөючеләргә төп старт бирелде.

Казанда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, төп узышлардан тыш, шәһәребезнең һәр районында: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Казансу елгасы тугаенда (М.Чуйков һәм Гаврилов урамнары чаты), Вахитов һәм Идел буе районнарында – Горький исемендәге паркта, Совет районында – Казан ипподромы территориясендә  ярышлар оештырылды.

Ярышлар уздырылган һәр җирдә шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концертлар оештырылды.

Гади халык белән беррәттән, стартка, гадәттәгечә, чын спортчылар, спорт ветераннары, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре чыкты. ТР  Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә әлеге ярышларда актив катнашты.

Көннең шактый ук суык булуына карамастан, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре генә түгел, чаңгы спортын сөюче башка бик күпләр дә (алар теркәү процедурасын мөстәкыйль узды) чаңгы юлында рәхәтләнеп үз көчләрен сынады.

Җиңүчеләр, гадәттәгечә, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы кубоклары, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International