2020 елның 21-24 сентябрендә виртуаль форматта Kazan digital week-2020 халыкара форумы узачак. Анда катнашу өчен һөнәри берләшмә вәкилләре (теоретиклар, методологлар, практиклар), фәнни һәм фәнни-тикшеренү оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук форум тематикасы буенча мөстәкыйль тикшеренүләр алып баручы галимнәр һәм белгечләр чакырыла.
Спикерлар тормыш иминлеге нигезләрен тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә интеллектуаль транспорт системалары һәм вәзгыяти үзәкләр компонентларының хәзерге юнәлешләрен тикшерәчәк һәм анализлаячак. Экспертлар яңа заманның киберкуркынычсызлыгы – бу өлкәдә дөнья һәм Россия трендларына җентекле күзәтү үткәрү, мәгълүмат саклауның техник чаралары, киберкуркынычсызлык тәэмин итүнең тармак аспектлары, мәгълүмат саклау өлкәсендә законнарны җайга салучы киберкуркынычсызлык сервисларын куллану тәҗрибәсеннән файдалану юнәлеше турында фикер алышачак.
Тулырак мәгълүмат kazandigitalweek.com сайтында.