2020 елның 27-28 августында Санкт-Петербург шәһәрендә «Торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләренең эш нигезләре» дип аталган ІІІ Бөтенроссия модульле практикум узачак, аны «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы уздыра.
Практикумның максаты – Россиянең торак-коммуналь хуҗалык базарында катнашучыларга кризиска каршы механизмнарны кертү һәм кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм 2020 елда коронавирус пандемиясенә бәйле чаралар нәтиҗәсендә компанияләрнең тотрыклы позицияләрен саклау буенча законнарда кирәкле үзгәрешләрне дөрес аңлау өчен эчтәлекле мәгълүмат һәм гамәли чишелешләр бирү.
Семинарда ТКХ буенча төбәкләрдәге министрлыклардан, энергетика комиссияләреннән, муниципаль администрацияләрдән, җылылык һәм су белән тәэмин итү өлкәсендәге оешмалардан, идарәче оешма, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак төзү кооперативлары вәкилләре катнаша.
Тулырак мәгълүмат алу һәм чарага теркәлү өчен проект җитәкчесе Екатерина Сергеевна Савельева, тел.: +7-916-448-31-58, 8(800) 200-11-81 (Россия буенча шалтырату бушлай).