Җитәкчеләр советы утырышы

2020 елның 14 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев видеоконференцэлемтә режимында бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре советының чираттагы киңәшмәсен үткәрде.

Киңәшмәдә төбәкләрдән килгән коллегалар чыгыш ясады. Кострома өлкәсенең Бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу департаменты директоры Ирина Солдатова электр энергетикасында аралаш субсидияләүне киметү графигын тәкъдим итте.

Байкал аръягы краеның Тарифлар һәм бәя билгеләү буенча төбәк хезмәте җитәкчесе урынбасары Анна Казанцева күпләп сату базарында электр энергиясен (егәрлек) сатып алу бәясен формалаштыру тәртибе һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Казан (Идел буе) федераль университетының икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин киңәшмәдә катнашучыларны фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында 2020 елның 15 июнендә имзаланган килешү кысаларында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең “Укыту-методика үзәге” ФДАУ белән берлектә оештырылган Тарифларны җайга салу мәктәбе проектының презентациясе белән таныштырды.

Фикер алышу барышында төбәкләргә, аларның искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, квалификация күтәрү программасының ахыргы версиясен формалаштыру өчен, программалар проектын җибәрергә карар кылынды.

Тарифларны җайга салу өлкәсен цифрлаштыру буенча субъектларның алдынгы практикалары турында Александр Груничев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул җайга салу органнарын цифрлаштыру дәрәҗәсенә рэнкинг үткәрүне планлаштыру турында сөйләде.

Киңәшмә барышында Җитәкчеләр советы әгъзалары тарафыннан бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарын цифрлаштыру дәрәҗәсенә рэнкинг уздыру буенча тәкъдимнәр һәм киләсе киңәшмәгә әзерлек максатларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә актуаль мәсьәләләр әзерләү кирәклеге турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International