Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту үзәге тарафыннан «Монополиягә каршы комплаенсны гамәлгә кертү һәм дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан монополиягә каршы законнарны куллану практикасы» дигән читтән торып квалификация күтәрү курсы эшләнгән. Курсны үткәрә башлау вакыты: 2020 елның 12 октябреннән 30 октябренә кадәр һәм 2020 елның 19 октябреннән 9 ноябренә кадәр. Укулар читтән торып, 16 академик сәгать күләмендә түбәндәге темалар буенча үткәрелә:
- Монополиягә каршы җайга салу максатлары һәм бурычлары. Монополиягә каршы законнарны реформалаштыру нәтиҗәләре;
- Монополиягә каршы органнар системасы, монополиягә каршы органнарның вәкаләтләре: эшләрне карау, тикшерүләр үткәрү, монополиягә каршы органнарның кисәтүләре һәм күрсәтмәләре;
- Хакимият органнары тарафыннан монополиягә каршы законнарны бозу куркынычларын классификацияләү һәм аларның төрләре;
- Конкуренциягә каршы килешүләр: хакимият органнары белән килешүләр, картельләр, конкуренциягә каршы вертикаль килешүләр һәм килешүләрнең башка формалары;
- Монополиягә каршы таләпләр;
- Унитар предприятиеләрне реформалаштыру;
- Монополиягә каршы законнардагы таләпләрне бозган өчен җаваплылык: җинаять, административ, граждани-хокукый;
- Монополиягә каршы комплаенс-системасының төп элементлары;
- Монополиягә каршы хәвефләргә идарә итү. Хәвефлелек картасын эшләү;
- Монополиягә каршы хәвеф-хәтәрләрне киметү чаралары, монополиягә каршы комплаенс нәтиҗәлелеген контрольдә тоту һәм анализлау.
Кызыксындырган барлык сораулар буенча (843) 200-18-21 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.