Ел саен Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» саммиты кысаларында хезмәттәшлек һәм Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләренең уртак проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышулар уза. COVID-19 коронавирус йогышы пандемиясенә бәйле рәвештә саммит киләсе елга күчерелә. Ләкин, офлайн-чаралар гамәлдән чыгарылуга карамастан, 2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр кунакчыл Казан «100% Татарстан» интеллектуаль эш киңлеге кысаларында онлайн форматта миллионлаган катнашучыны кабул итәчәк, аны Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы оештыра.
Ике атналык цифрлы платформа сәүдә-икътисадый, социаль, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә төбәк тәҗрибәсен күрсәтү максатында эшлекле видеоконтентның бердәнбер агрегаты булып хезмәт итәчәк. Мондый коммуникацияле платформа төбәкнең стратегик үсешенең төп мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу өчен гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштерәчәк. Эшлекле программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе – халыкара хезмәттәшлек.
Форум программасы 21 юнәлеш буенча 100 артык сессияне үз эченә ала: IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һ.б. Чара кысаларында панель дискуссияләр, онлайн-митаплар, фикер лидерлары һәм блогерлар эфирлары, экспертлар белән интервьюлар узачак.
Дәүләт комитеты чараның халыкара статусын игътибарга алып, «100% Татарстан» онлайн-чарасында катнашырга тәкъдим итә.
Чараның эшлекле программасы: 100tatarstan.com.