Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Җир катламнарындагы басымны саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе” ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
2. Чаллы ш. “Железнодорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
3. Казан ш. шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
4. Чистай ш. гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
5. Казан шәһәрендә кулланучыларга “Пивоварня-Москва-Эфес” ЯАҖ филиалы тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
6. “Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында” 7 декабрь, 2012 ел, №5-27/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.