2020 елның 10 августында видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендә Казан шәһәренең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләре предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды:
- «Казэнерго» АҖ;
- «Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» АҖ;
- «Энерготехника» челтәр компаниясе» АҖ;
- «Казан оптика-механика заводы» АҖ;
- «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ.
Баланс комиссиясе утырышында җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды, җылылык белән тәэмин итү объектларын бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма карамагына тапшыру буенча проблемалы мәсьәләләр ачыкланды, шулай ук энергия ресурсларын кулланган өчен салым йөкләмәләрен һәм мәҗбүри түләүләрне вакытында түләү турында да билгеләп үтелде.