Россиядә монополиягә каршы җайга салу тарихы 1990 елның 14 июленнән башлана. Нәкъ менә шул көнне РСФСР Монополиягә каршы сәясәт һәм яңа икътисадый структураларга ярдәм итү буенча дәүләт комитеты оештырыла. 2015 елда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев боерыгы белән 14 июль Монополиягә каршы органнар хезмәткәре көне дип игълан ителде.
Россиядә монополиягә каршы җайга салуның 30 еллыгына Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) рәисе Александр Груничев «Монополиягә каршы органнарга 30 ел» медале белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасы Дәүләт комитетында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Дәүләт хезмәте идарәсе җитәкчесе Белоусова Екатерина Викторовна тарафыннан гамәлгә ашырылды.