«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» – 2020 Бөтенроссия конкурсы

2020 елның 7 августы, җомга

       Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» Бөтенроссия конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә. Конкурсның төп бурычы – социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәгә ирешергә теләгән оешмаларны ачыклау, алар тәҗрибәсен өйрәнү һәм җәелдерү, оешмаларда социаль тирәлек формаларын үстерү.

      Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның 15 сентябренә кадәр конкурсны үткәрү буенча методик күрсәтмәләрдә каралган тәртиптә кабул ителә. Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.

      Конкурста катнашу шартлары, аның номинацияләре һәм аны үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International