Баланс комиссиясе утырышы

2020 елның 4 августы, сишәмбе

2020 елның 4 августында видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды.

Көн тәртибендә түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды:

- «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре);

- «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮҺБ ФДБМУ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан шәһәре);

- «Кулонэнергомаш» АҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан шәһәре);

- «Тасма» ФҖП» ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә  (Казан шәһәре).

Баланс комиссиясе барышында билгеле булганча, оешмаларның бер өлеше җылылык белән тәэмин итү объектларын тапшыру яки «халыкка» хезмәт күрсәтүне туктату турында планлаштырган, шул ук вакытта кулланучыларның әлеге төркеменә алга таба хезмәт күрсәтү мәсьәләләре хәл ителмәгән.

Баланс комиссияләре эше расланган график нигезендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International