ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Малайзиянең “XYBASE” компаниясе вәкилләре булды

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында ведомство җитәкчелегенең Малайзиянең “XYBASE” компаниясе делегациясе белән очрашуы булып узды. Очрашуны рәис урынбасарлары А.Л. Штром һәм Л.П. Борисова үткәрде, чарада Дәүләт комитеты белгечләре катнашты. Кунаклар делегациясе башкалабызга “XYBASE” компаниясе президенты Сухайми Әбу Хәсән җитәкчелегендә килде.

Әлеге чит ил компаниясе мәнфәгатьләре мәгълүмати эшләнмәләр өлкәсенә карый. Малайзиянең “XYBASE” компаниясе бизнес-процессларга электрон ярдәм системасы –  “BLESS” эшләгән. Система “бер тәрәзә” принцибына нигезләнеп, бизнес вәкилләренең дәүләт органнары белән берлектә эшләү мәсьәләләрен хәл кылуга ярдәм итә. “BLESS” ярдәмендә компанияләр, офисларыннан чыкмыйча гына,  Интернет порталы аша теге яки бу лицензия алуга гариза тапшыру, шулай ук онлайн режимында гаризаны карап тикшерү торышын күзәтеп бару мөмкинлегенә ия.

Очрашу Дәүләт комитеты эшчәнлеге турында кыскача гына мәгълүмат белән таныштырудан башланды. А.Л. Штром Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр, өстәмә хаклар, һ.б) дәүләти җайга салу, шулай ук гамәлдәге закон нигезендә аларны куллануга Дәүләт комитеты тарафыннан контрольлек итү турында сөйләде. Очрашу ахырында кунаклар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.

“XYBASE” компаниясе белгечләре Казанга бер атналык эш визиты белән килде. Татарстанга визиты кысаларында Малайзия компаниясенең республика министрлыклары һәм ведомстволары (Татарстан Республикасы территориясендә  “BLESS” бизнес-процессларга электрон ярдәм системасын гамәлгә кертү буенча алга таба уртак чишелешләр табу өчен инвестицион процесска җәлеп ителгән) белән кайбер очрашулары  да планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International