ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышы булып узды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

 Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
       Көн тәртибендә Казан шәһәренең түбәндәге предприятиеләрнең җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре каралды:

-  «ТеплоЭнергоСнабжение» ҖЧҖ;

-  «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ЮББ ФДМУ;

-  «Казан милли тикшеренү технологик университеты» ЮББ ФДБМУ;

-  «А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты» ЮББ ФДБМУ.

Баланс комиссиясе барышында кузгатылган төп мәсьәләләр җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә техник тоташтыру, «халык» кулланучылар төркеме булмау аркасында өстәмә җайга салыну өлешенә күчүенә һәм Казан шәһәренең җылылык белән тәэмин итү схемасына тиешле үзгәрешләр кертелүгә бәйле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International