2 августта илнең 85 субъектында һәм Казанда «ЗаБег.РФ» Бөтенроссия ярыммарафоны узды, ул 2017 елдан бирле үткәрелә. Быел анда 800 якын кеше катнашкан.
2020 елда ярыммарафонда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Илдар Суфияров катнашты, ул тарифларны җайга салу өлкәсендә цифрлы технологияләр бүлеген җитәкли.
Илдар өчен бу 16нчы рәсми ярыммарафон, анда ул гомуми зачетта 234 кеше арасында 55 нче урынны яулады, 18-34 яшьлек ир-атлар категориясендә 27нче урынга лаек булды.