Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2013 елның 5 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Чаллы ш. “Железнодорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  тарафыннан тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

2. Казан шәһәрендә кулланучыларга “Пивоварня-Москва-Эфес” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

3. Салкын су белән тәэмин итүче оешмалар өчен эчәргә яраклы суга тарифларны килештерү турында.

(Әлмәт МР: “Җир катламнары өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе” ҖЧҖ.

4. Казан ш. шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

5. Чистай ш. гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International