Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә чираттагы баланс комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендә Лениногорск районында түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре каралды:
- кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә – «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ;
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә – «Водоканал» ҖЧҖ;
- су белән тәэмин итү өлкәсендә – «Вода района» ҖЧҖ;
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә – «Бәкер» санаторие профсоюзларының дәвалау-профилактика учреждениесе»;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – «Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ;
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә – «Тәтеш-Водоканал» АҖ.
Баланс комиссиясе утырышында түбәндәге проблемалы мәсьәләләр ачыкланды: су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү, Тәтеш муниципаль районы оешмалары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренең начараюы.
Моннан тыш, кредит һәм дебитор бурычлары булуына җентекле анализ ясалды. Җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген яхшырту буенча йөкләмәләр һәм киңәшләр бирелде.
Баланс комиссияләре эше расланган график нигезендә дәвам итәчәк.