Баланс комиссиясе утырышы

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендә түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды:

- «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ (Биектау районы) – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә;

- «Теплоэнергосервис» МУП (Балык Бистәсе районы) – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә;

- «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ (Спас районы) – су белән тәэмин итү һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә;

- «УКС» ААҖнең «Спас» филиалы өчен «УКС» ААҖ (Спас районы) – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә;

- «РПО «Таткоммунэнерго» АҖ (Әгерҗе районы, Югары Ослан районы, Казан шәһәре) – кайнар су белән тәэмин итү һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә;

- «Казан» халыкара аэропорты» АҖ (Лаеш районы) – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә.

Баланс комиссиясе утырышында түбәндәге проблемалы мәсьәләләр ачыкланды: хокук билгели торган документларның булмавы, су белән тәэмин итү балансын формалаштыру, электр энергиясенә чыгымнарны дөрес билгеләмәү һәм кредит һәм дебиторлык бурычлары булу.

Барлык кабул ителгән карарлар да беркетмә рәвешендә теркәләчәк һәм җайга салынулы оешмаларга конкрет срокта үтәү белән җиткереләчәк.

Баланс комиссияләре эше расланган график нигезендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International