Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының БАЛАНС КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫ

2020 елның 24 июле, җомга

 2020 елның 24 июлендә видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды. Көн тәртибендә түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды:

 

-  «Татнефть - АЗС Центр» ҖЧҖ – кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү;

-  «Тукай Тепло - Газ»  ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә;

-  «Коммуналь челтәрләр - Татарстан» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә;

-  «Коммуналь челтәрләр – Түгәрәк Алан»  ҖЧҖ – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә;

-  «Тукаевский - водоканал» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә;

-  «Нефтебаза» торак милекчеләре ширкәте  – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә;

-  «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ  – ташландык суларны агызу өлкәсендә.

 Киңәшмә барышында оешмалар тарафыннан 2019 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында яктыртылды, дебитор һәм кредит бурычлары белән эш итүгә тасвирлама бирелде. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ташландык суларны агызу, су белән тәэмин итү һәм җылылык белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү эше турында хисабы тыңланды.

Баланс комиссияләре эше расланган график нигезендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International