2020 елның 23 июлендә видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды:
- «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП (Питрәч районы);
- «Энергоресурс» ҖЧҖ (Питрәч районы);
- «ЭКО» ресурс белән тәэмин итү оешмасы (Питрәч районы);
- шәхси эшкуар «Зарипов Н.Г.» (Яңа Чишмә районы).
Баланс комиссиясе утырышында яңа объектларны су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә технологик тоташтыру тарифны расламыйча гына гамәлгә ашырыла дип билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә, оешмаларга 2019 елда объектларны тоташтыруга бирелгән барлык техник шартларны җайга салу органына җибәрергә кушылды.
Баланс комиссияләре эше расланган график нигезендә дәвам итәчәк.