«Торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләренең эш нигезләре» III Бөтенроссия модульле практикумы

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 27-28 августында Санкт-Петербургта «Торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләренең эш нигезләре» дип аталган ІІІ Бөтенроссия модульле практикумы узачак.
 

 Практикумның төп темалары:

  • кризиска каршы 2020: эш стратегиясе һәм тактикасы;
  • коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү буенча озак сроклы суд процедурасын булдырмау алымнары һәм ысуллары;
  • идарәче һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның үзара хезмәттәшлеге;
  • килешү бәясен формалаштыру;
  • йорт белән идарә итү;
  • тарифлар формалаштыру;
  • тарифлар буенча каршылыкларны җайга салу;
  • торак оешмаларының төбәк дәүләт контроле;
  • ресурс белән тәэмин итүче оешмаларны монополиягә каршы тикшереп тору.

Чыгышка хакимият органнары вәкилләре һәм тәҗрибәле экспертлар чакырылачак.

 Семинар турында тулырак мәгълүматларны һәм чара программасын: «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталыннан алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International