Дәүләт комитеты практика узу өчен КДАТУ студентларын кабул итте

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, калдыклар белән эш итү, транспорт хезмәтләре күрсәтү, кулланучылар базары һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән башка өлкәләрдә бәяләрне, тарифларны, өстәмә түләүләрне, арттырылган бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә вәкаләтле орган буларак, 2020 елның 23 июленнән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларын эш практикасы узу өчен кабул итте. Студентлар дәүләт комитетының түбәндәге профильле юнәлешләре буенча практика уза:

- җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы;

- электр энергетикасы һәм электр техникасы;

- газ белән тәэмин итү һәм газ бүлү;

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу;

- икътисад һәм предприятиедә идарә итү;

- финанс контроле, анализ һәм предприятиедә аудит;

- әйләнә-тирә мохитне инженерлык ягыннан яклау;

- экологик куркынычсызлыкны стандартлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International