2013 елның 11 февралендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында “Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2012 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлары турында” Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе уздырылачак.
Көн тәртибенә кертелгән докладлар:
1. “Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2012 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлары турында”.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Зарипов Марат Рифгат улы.
2. “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләренең инвестицион эшчәнлеге”. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фролов Алексей Михайлович.
3. “Татарстан Республикасында энергетиканы үстерү перспективалары. Җылылык һәм электр энергиясе катнаш эшләп чыгарыла торган Татарстан Республикасы торак пунктларында җылылык белән тәэмин итүче тармак предприятиеләрен реформалау”. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Баһманов Хәмзә Абзал улы.
4. “Татарстан Республикасында тарифларны дәүләти җайга салуның әһәмияте”. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Галиев Марат Һади улы.
5. “Электр энергиясенә (егәрлек) ахыр бәяне формалаштыру мәсьләләре. Төп яңалыклар һәм фаразлар”. “Татэнергосбыт” ААҖ директоры Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улы.
Массакүләм мәгълүмат чараларын әлеге чараны яктыртуга чакырабыз. Аккредитация алу өчен 221 82 06 телефонына шалтыратырга кирәк.