Баланс комиссиясе утырышы

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

  2020 елның 21 июлендә видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды:

- «ЖилКомСервис» ҖЧҖ (Апас районы);

- «Камгэсэнергострой» ҖЧҖ (Түбән Кама районы);

- «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ (Мөслим районы);

- «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ (Ютазы районы);

- «Чистай авыл торак-коммуналь хуҗалыгы» ҖЧҖ (Чистай районы).

Баланс комиссиясе нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектлары өлешендә хокук билгеләү документлары буенча проблемалы мәсьәләләр ачыкланды. Җирле үзидарә органнарына, җайга салынулы оешмалар белән берлектә, югарыда күрсәтелгән объектларны рәсмиләштерү һәм тиешле күләмдә ресурс белән тәэмин итүче оешмага тапшыру буенча тиешле эш алып бару йөкләнде.

Баланс комиссияләре эше расланган график нигезендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International