ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендә Зеленодольск районында түбәндәге предприятиеләрнең кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре каралды:
- «Осиново җылылык белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ;
- «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ;
- «Васильевский» шифаханәсе һөнәри берлекләренең хосусый дәвалау-профилактикалау учреждениесе» ҖЧҖ;
- «Энергоцентр Майский» АҖ;
- «ПЭСТ» ҖЧҖ.
Баланс комиссияләре эше расланган график нигезендә дәвам итәчәк.