Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының баланс комиссиясе үз эшен яңадан башлап җибәрде. Лаеш муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды:
- «Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге» ҖЧҖ;
- «Коммуналь сервис» ҖЧҖ;
- «Транснефть-Прикамье» АҖ.
Киңәшмә барышында барлык җайга салынулы оешмаларның да «Биржа мәйданчыгы» программа модулендә сатып алуларны уздырмавы ачыкланды. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина барлык сатып алу процедуралары турында Дәүләт заказы агентлыгыннан алынган мәгълүматларның тарифларны караганда дәлилләү базасы сыйфатында бәяләнәчәген билгеләп үтте.
Баланс комиссиясенең максаты – хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кабул ителгән тариф карарларының йогынтысы.
Баланс комиссиясенең бурычы – тариф күләмендә расланган факттагы параметрларның туры килү-килмәвен ачыклау. Әгәр расланган параметрлардан тайпылыш 10%ка күбрәк булса, оешмага расланган күрсәткечләрдән тайпылуның объектив сәбәпләрен тапшырырга кирәк булачак.
Баланс комиссияләре эшенең нәтиҗәсе булып хезмәт күрсәтүчеләрнең эшчәнлеген, чыгымнарын һәм керемнәрен төгәл планлаштыру тора.