“Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында”

2013 елның 1 феврале, җомга
  “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында”

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы эшчәнлек турында халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматны ачу ягыннан гамәлдәге законда үзгәрешләр барлыкка килү турында хәбәр итә.

2013 елның 31 гыйнварыннан салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү  һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә мәгълүмат ачу “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә хәл ителә.

Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү), җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәсендә мәгълүмат ачу “Җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммуналь комплекс оешмалары һәм табигый монополияләр субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында” 30.12.2009 ел, №1140 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (17.01.2013 елгы ред.) нигезендә, үзгәрешләрсез хәл ителә.

Кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче оешмаларга 2013 елның 1 мартына кадәр җайга салынулы оешма турында гомуми мәгълүматны ачарга кирәк. 

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1 статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан җайга салынулы эшчәнлек турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу һәм аны тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу,  табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп, вазыйфаи затларга биш меңнән егерме меңгә кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз меңгә кадәр административ штраф салуга китерә.

Җайга салынулы оешмалар исеменә мәгълүмати хат

Мәгълүмат ачу формалары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International