2013 елның 1 июленә кадәр торак-коммуналь хезмәте күрсәтүгә тарифлар артмаячак

2013 елның 1 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова ТР Дәүләт Советының утыз җиденче утырышында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларга бәйле хәлләр турында чыгыш ясады.

Лилия Борисова газ, электр һәм җылылык белән тәэмин итүгә бәяләр формалаштыру турында сөйләп, тариф кампаниясен үткәргәндә Тарифлар буенча дәүләт комитетының Россия Федерациясе икътисады үсешенең сценарий  шартларына таянуын искәртте. Тариф хасил итүдәге төп параметрлар арасыннан хезмәткә түләү һәм җылылык, электр энергиясе җитештерү, су бирү өчен кирәкле ягулык-энергетика ресурслары бәясе күләмнәре аерым атап үтелде.

Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар хезмәт күрсәтүнең һәр төре буенча РФнең һәр төбәге өчен Федераль тарифлар хезмәте (ФТХ) тарафыннан билгеләнелә торган тарифлар кысаларында формалаштырыла. Әйтик, халык өчен газга ваклап сату бәясе газның күпләп сату бәясеннән, ГРО ставкасыннан һәм өстәмә кыйммәткә салымнан чыгып исәпләнелә. Россия ФТХ тарафыннан расланган табигый газга күпләп сату бәяләре нигезендә, Татарстан Республикасында яшәүчеләргә газ бәясе 2013 елның 1 гыйнварыннан үзгәрмичә, 2012 елдагыча кала. Газ бәясен 2013 елның 1 июленнән арттыру планлаштырыла.  Халыкка газ өчен тариф 15 процентка арттырылып, 4 сум 61 тиен тәшкил итәчәк.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары әйтүенчә, электр белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр дә федераль закон һәм РФ Хөкүмәте карары нигезендә җайга салына.

Бүген сәнәгатьтә кулланучылар өчен электр энергиясенә тарифлар күпләп сату бәясеннән, тапшыру һәм сату бәяләреннән тора.

Халык өчен электр энергиясенә тарифка килгәндә, Федераль тарифлар хезмәте коридор – субъектта яшәүчеләр өчен минималь һәм максималь күләмнәрне билгеләде. Татарстан өчен әлеге күләм минималь дәрәҗәдә – 2 сум 88 тиен итеп билгеләнде. Ике тарифлы ставкалар да яңадан каралачак һәм 2013 елның 1 июленнән үзгәртеләчәк.

Лилия Борисова җылылык белән тәэмин итү хезмәте күрсәтүне җайга салуга кагылып, әлеге тарифларны билгеләү параметрлары һәм кысаларының, аерым алганда, “Җылылык белән тәэмин итү турында” №190 ФЗ нигезендә җайга салынуын искәртте. Моннан тыш Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан җылылык энергиясе бәясенең үсеш параметрлары республика өчен 114  проценттан артыграк булмаган дәрәҗәдә билгеләнә. Республикага хас үзенчәлек – катнаш эшләп чыгару һәм катнаш булмаган эшләп чыгару.

Катнаш эшләп чыгаруга килгәндә, аралаш субсидияләүнең бетерелүе сәбәпле, җылылык энергиясенә тарифлар халык өчен дә, сәнәгатьчеләр өчен дә бертигез дәрәҗәдә билгеләнде. Әмма 2013 елга тарифларны билгеләгәндә,  тариф Казан, Түбән Кама, Зәй, һәм Урыссу кебек торак пунктларда катнаш эшләп чыгарудан файдаланып килүче барлык халык өчен генә түгел, башкалар өчен дә каралды. 2013 елга тарифларны билгеләгәндә, һәр кулланучыга аерым якын киленде. Генерирлау компанияләренең чыгымнарын оптимальләштерү буенча үткәрелгән чаралардан чыгып, 2013 елның 1 июленнән бу җәһәттән тарифлар Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен үзгәрми, ягъни 2012 елгы дәрәҗәдә калачак, Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр өчен – 10 процентка, Зәй, Түбән Кама, Урыссуда яшәүчеләр өчен  – 2,6 процентка артачак.

Катнаш булмаган эшләп чыгару исә авыл торак пунктларындагы, шулай ук Зеленодол, Азнакай, Чистай кебек шәһәрләрдәге барлык җылылык челтәрләре предприятиеләренә кагыла. Җылылык челтәрләренең һәр предприятиесе өчен индивидуаль тариф билгеләнә. Тулаем алганда, катнаш булмаган эшләп чыгару буенча тариф 2013 елның 1 июленнән 6,6 процентка артачак.

Моннан тыш коммуналь хезмәтләр күрсәтүләргә су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм утильләштерү хезмәтләре керә.

“Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” №416 ФЗ нигезендә, су белән тәэмин итү хезмәте күрсәтүгә тарифлар 5 процентка, ташландык суларны агызуга – 7 процентка, утильләштерүгә – 14 процентка артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International