Каты коммуналь калдыкларны чыгарганда нормаларны үтәү: төбәк операторларының җаваплылыгы

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

     Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды. Киңәшмәдә ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ вәкилләре, ТР Төзелеш министрлыгы, ТР буенча ФАХИ, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Тәтеш һәм Арча муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, төбәк операторлары катнашты. 
     «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ вәкиле июль аенда каты коммуналь калдыклар буенча түләүләр җыю турында сөйләде. 
      Муниципаль районнарның вәкилләре 2019 елда һәм 2020 елның беренче яртыеллыгында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тотты. 
     Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 36 торак пунктта контейнерлар урнаштырып, контейнер мәйданчыклары төзү планлаштырылган. Авыл территорияләрендә каты коммуналь калдыклар урнаштырылган барлык иске урыннарда рекультивация үткәрелгән. Халык өчен иң проблемалы мәсьәләләр: 
- каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен өстәмә махсус техника бүлеп бирү зарурилыгы; 
- контейнер мәйданчыкларына керү юллары төзүгә акча бүлеп бирү; 
- аерым авыл торак пунктларында чүп чыгару күләмен арттыру. 
    Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин хәбәр иткәнчә, 780 кеше яши торган 21 торак пунктта, каты өслекле юллар булмау сәбәпле, чүп чыгарылмый. 
     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Арча районында юридик оешмалар белән каты коммуналь калдыклар чыгару турында төзелгән килешүләрнең түбән процентлы (29%) булуын билгеләп үтте. Лариса Хәбибуллина Арча районы башкарма комитетына төбәк операторлары белән районнарның барлык юридик затлары белән дә килешүләр төзүдә ярдәм итәргә кушты. 
    Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсенең геологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Линар Борһанов каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә идарәнең контроль-ревизия эшчәнлеге турында хәбәр итте.  Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда табигать саклау өлкәсендә 1096 тәртип бозу ачыкланган, 1036 очрагы бетерелгән. Административ штрафларның гомуми суммасы – 6 миллион сум. 2020 елның 2 нче кварталында 1083 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган, 95%ы бетерелгән. Шулай ук әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча 3 җинаять эше кузгатылган.
       Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Ул төбәк операторлары адресына күпсанлы шикаятьләр турында хәбәр итте. «Төбәк операторларының тиешенчә эшләмәве ризасызлык тудыра. Чүп-чарны вакытында чыгармау буенча шикаятьләр аеруча күп. Кайбер авыл җирлекләре территориясендә контейнер мәйданчыклары юк һәм проблемаларны вакытында хәл итү өчен төбәк операторлары белән кире элемтә юк», – диде Сәрия Сабурская. 
     Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына Тәтеш районының Кашка авылыннан чүп-чар чыгаруның даими булмавына шикаять килгән. Башкарма комитет раслаган график буенча, бу җирлектә чүп-чарны айга ике тапкыр чыгарырга тиешләр. «Әмма чүп бистәнең бер өлешеннән генә чыгарыла, ә уңайсыз һава шартларында, чүпне бөтенләй дә чыгармыйлар. Ә төбәк операторы хезмәт күрсәтелгән итеп исәп-хисап ясый», – диде Сәрия Сабурская. 
     Теләче муниципаль районының Субаш авылыннан чүп-чар 2 айга 1 тапкыр чыгарыла икән. 
    Сәрия Сабурская түбәндәгеләрне тәкъдим итте:
     - каты коммуналь калдыкларны чыгару графигын катгый контрольдә тотарга; 
     - күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына мониторинг алып барырга; 
     - каты коммуналь калдыклар чыгарылмаган очракта, татарстанлыларга хәбәр җиткерү өчен диспетчерлек пунктларын билгеләргә һәм күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә; 
      - чүп вакытында чыгарылмый торган муниципаль берәмлекләрне махсус техника белән тәэмин итәргә. 
     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина төбәк операторларына диспетчерлык пунктларыннан файдаланучыларның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә тиешлеген күрсәтте: тарифка һәр район өчен 2-3 штат берәмлеге салынган.  Лариса Хәбибуллина төбәк операторларына бүген яңгыраган барлык проблемалар буенча штабның киләсе утырышына хисап әзерләргә кушты, шулай ук чүп ташу хәрәкәтен күзәтү системасын гамәлгә кертү турында да искәртте. 
    Каты коммуналь калдыкларны ике айга бер тапкыр гына чыгарып булмый, дип билгеләп үтте Лариса Хәбибуллина һәм графикларны үтәү кирәклегенә күрсәтте. 
     Штаб утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең каты коммуналь калдыклар белән эш  итү штабының эшче төркеме составына Сәрия Сабурскаяны кертү турында карар кабул ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International