Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:
1. «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП су белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Питрәч районы).
2. «ЭКО» ресурс белән тәэмин итү оешмасы» ҖЧҖ су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Питрәч районы).
3. «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ су чыгару өлкәсендә (Питрәч районы).
4. «Строймастер» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Питрәч районы).
5. «Туган Як» ҖЧҖ су белән тәэмин итү өлкәсендә (Питрәч районы).
Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән монда танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/file/pub/pub_4107721.pdf