Бүген видеоконференцэлемтә режимында җайга салынулы оешмаларның җитәкчеләре өчен «Биржа мәйданчыгы» агрегаторында эшләү турында беренче вебинар узды. Оештыручы – «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ. Вебинар эшендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашты.
Лариса Хәбибуллина җайга салынулы оешмаларның җитәкчеләренә Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарга чыгару буенча идарә системасында катнашучылар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.05.2009 ел, № 377 карары белән Регламент расланган, «Биржа мәйданчыгы» функцияләре агрегаторы төшенчәсе кертелде, дип искәртеп узды. Әлеге карарның 6 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына, җайга салынулы оешмаларга тарифларны раслаганда, компанияләрнең «Биржа мәйданчы»гындагы эшен исәпкә алу йөкләнгән.
«2021 елга тарифлар билгеләү буенча гаризалар алынды инде, без аларны карыйбыз. Дәлилләү базасы сыйфатында Дәүләт заказы агентлыгыннан әлеге җайга салынулы оешманың «Биржа мәйданчыгы» программа модулендә үткәргән барлык сатып алу процедуралары турында мәгълүмат бәяләнәчәк», - дип билгеләп үтте Лариса Хәбибуллина.
«Әмма теркәлү белән генә эш бетми әле. Оешманың мәйданчыкта эшләве дә зарур», - дип ассызыклады ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина.