Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
1. Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу эшчәнлеген алып баруга рөхсәт кәгазе һәм аның дубликатын бирү (яңадан рәсмиләштерү) өчен түләү күләмен билгеләү турында.
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде. Ул, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.