ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү проблемаларын хәл итү буенча закон чыгару инициативалары

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

      Саба районында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Экспертларның киң даирәсен җәлеп итеп, фикер алышу Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты тарафыннан оештырылган иде. Утырышта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты.

    Үз чыгышында Лилия Борисова кайбер проблемаларны атады: каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә объектлар төзү проектларын эшләү өчен иң яхшы практикалар һәм бердәм стандартлар булдыру өчен мәгълүматлар банкының булмавы, концессия килешүе турындагы законнарның һәм калдыклар белән эш итү турындагы законнарның килештерелмәве, «Экология» илкүләм проектлары кысаларында финанслау ярдәмендә җәлеп ителгән акчаларның булмавы турында әйтеп узды.

    Әлеге проблемаларны хәл итү өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты инвестиция программаларын эшләү һәм раслау проблемалары буенча закон чыгару инициативаларын әзерләде:

- бердәм мәгълүмат-аналитика платформасы, шул исәптән мәгълүмат һәм белешмәләр банкын да кертеп, шулай ук төбәк операторлары эшчәнлегенең бердәм стандартларын эшләү һәм иң яхшы технологияләр банкын, финанс-нигезләнгән тарифны җайга салу принципларын һәм инвестиция программалары буенча тәкъдимнәрне формалаштыру юлы белән, «Российский экологический оператор» ҖЧҖнең эшчәнлек институтын закон нигезендә көчәйтергә,

- 2005 елның 21 июлендәге 115-ФЗ номерлы концессия килешүләре турындагы федераль законның 4 нче бүлеген калдыклар белән эш итү объектларына карата гамәлгә кертергә,

- каты коммуналь калдык объектлары төзелешенә инвестиция программалары кысаларында финанслашу механизмнарын кулланырга.

  «Без «Экология» илкүләм проекты буенча финанслашу проектын карау буенча тәкъдим керттек. Төбәк операторлары экологик хәлне яхшырту, проблемаларны хәл итү максатларында оештырылды бит. Шуңа күрә без бу проектта төбәк операторлары башкарачак чараларны да финансларга тәкъдим итәбез», — диде Лилия Борисова.

 

«Татар-Информ» МА, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте, «ПЖКХ» идарәче компаниясе» ҖЧҖ материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International