Бүген без Бөек Ватан сугышы геройларын искә алабыз. Бөтен ил буенча фашист илбасарларын җиңгән кешеләргә рәхмәт белдерү һәм ветераннарның батырлыгына һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт күрсәтү уңаеннан хәрби парадлар һәм артиллерия салютлары узачак.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре гаиләләрендә дә геройлар бар: хезмәткәрләрнең карт әби-бабалары, дәү әтиләре белән дәү әниләре сугышта катнашкан яки тылда эшләгән. Алар турында сөйләп узарбыз.
Елена Васильевна һәм Александр Афанасьевич Макушиннар – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның әби-бабасы. Александр Афанасьевич 1942 елдан сугыша. Җиңүне Берлинда каршы ала. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Елена Васильевна – тыл хезмәтчәне, тимер юлда эшләгән. Татарстан Республикасының Хезмәт ветераны.
Сергеев Петр Иванович (1908-1968 еллар) һәм Логинов Алексей Евдокимович (1912-1981 еллар) – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллинаның бабалары. Икесе дә фронтка 1939 елда китә, 1939-1940 елларда Совет-Финляндия (совет-фин) сугышында катнаша. Петр Иванович сугышка кадәр машина-трактор станциясендә счетчы булып эшләгән. 1939 елда фин сугышына алына, ә соңрак Бөек Ватан сугышына эләгә. Берлинга кадәр барып җитә. Яраланып, госпитальдә ята. Хатыны Сергеева Ефросия Степановна сугыш елларында сыер савучы булып эшләгән. Алексей Евдокимович Буа районының Чуаш Сарыкамышы авылында колхоз рәисе булып эшләгән, бик хөрмәтле кеше булган. Әбисе Клавдия Алексеевна да колхозда бозау караучы булып эшли. 1941 елда бабасының ротасы чолганышта кала. Бер атна дәвамында аларга сугыша-сугыша чолганыштан чыгу насыйп була һәм нибары өчесе генә совет гаскәрләренә барып җитә. 1943 елда бабасы ике тапкыр яралана, шуннан соң аны алга таба хезмәткә яраклы түгел дип таныйлар.
Тимофеев Николай Федорович – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровнаның бабасы. 1921 елның 6 нчы декабрендә туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтка 1943 елда алына. Балтыйк буе фронтында минимет туплап торучы буларак сугыша. Кениксберг штурмында катнашкан. Кенигсбергны штурмлаган вакытта аларның батальоны оборонаның беренче сызыгындагы алманнарны кырып сала. 900 сугышчының 34е генә исән калган, алар арасында Николай Федорович та була. Ике тапкыр күкрәге һәм аяклары яралана, хастаханәгә салына. Терелеп чыккач тагын фронтка китә һәм Җиңү яулаганчыга кадәр сугыша. 1946 елда гына өенә әйләнеп кайта. «Батырлык өчен» һәм «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Колесников Михаил Алексеевич (1909 ел – хәбәрсез югалган) һәм Чернышев Илья Анисимович (1911-1979 еллар) – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшләр идарәчесе Ольга Шәрәфетдинованың бабалары. Михаил Алексеевич Кызыл Армиядә 1932 елдан Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы вакытында 99нчы хәрби частьтә взвод командиры була. 1941 елның октябрендә беренчеләрдән булып Кызыл Армиянең аерым чаңгы батальоннарына алына. 1942 елның сентябрендә аягы яралана. Дәваланганнан соң Карелия фронтына чаңгы батальонына җибәрелә. 1943 елның февралендә хәбәрсез югала. Илья Анисимович Дон фронтында 47 нче гвардия укчылар дивизиясенең 799 нчы укчылар полкында рядовой булып хезмәт итә. 1942 елның мартыннан башлап 1944 елның гыйнварына кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Хәрби задание үтәгәндә 1943 елның 8 нче сентябрендә яралана. Бөек Ватан сугышында алман илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Сугышчан казанышлар өчен» медале белән бүләкләнгән.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Юлия Хәбибуллинаның туганнары:
- Ермин Евгений Петрович. 1894 елда Киров өлкәсенең Яран районында, Большое поле авылында туган. 1943 елның 26 нчы маенда Омск өлкәсе, Ульяновск районының Район хәрби коматы тарафыннан хәрби хезмәткә чакыртып алына. Гвардиянең 412 нче гаубица артиллерия полкында кызыл армияче булып хезмәт итә. 1944 елның 17 декабрендә һәлак була. Кардәшләр зиратында (Лузев өязе, Грабат авылы, Латвия) җирләнгән. Омск өлкәсе (9 том), Татарстан Республикасы (11 том) Хәтер китабына кертелгән.
- Ермина Галина Евгеньевна. 1923 елда туган. 1943 елның 1 нче маенда Омск өлкәсе, Ленин районының Омск шәһәрендәге Ленин Район хәрби коматына хәрби хезмәткә чакыртып алына, кече медицина хезмәте сержанты булып хезмәт итә. Брянск фронтының Орловск юнәлешендә барган сугышларда 22 кешелек линияне яу кырыннан алып чыга. Сталинград фронтында барган сугышларда, бигрәк тә Сталинград шәһәрен саклаганда, 1942 елның 16 нчы октябрендә алдынгы линиядә яраланган 38 сугышчыга ярдәм күрсәтә. Каты яраланган 3 солдатның һәм командирның гомерен саклап калып, аларны көймәдә елга аша күчереп, медсанбатка җиткерә. Брянск шәһәре янында барган бәрелешләрдә 8 кешене сугыш кырыннан алып чыга һәм 18 кызыл армиячегә медицина ярдәме күрсәтә. «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән
- Козлов Петр Андреянович. 1909 елда туган. 1936 елда хәрби хезмәткә алына, Казан ГВК, Татарстан АССР, Казан шәһәре, лейтенант булып хезмәт итә. 1943 елның 26 нчы гыйнварында 212.7 биеклегендәге районда алманнар оборонасын тар-мар иткән вакытта үз ротасы белән беренчеләрдән булып дошман окопларына һәм блиндажларына бәреп керә, алманнарга чигенергә урын калдырылмый. Штыклар һәм гранатлар ярдәмендә аның ротасы 100 артык алманны юк итә. Сугыш вакытында 5 алманны пистолеттан атып үтерә һәм 2сен әсирлеккә төшерә. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
- Найданов Семен Андреевич. 1912 елда туган. 1941 елда Ленин Район хәрби коматына хәрби хезмәткә чакыртып алына, Татарстан АССР, Казан шәһәре, Ленин районы, кече сержант. 1944 елның 12 нче августында Кече Селец районында дошман армиясе штурмчылары стройдан 2 коралны алып чыга, ул һәм аның хезмәттәше бик кыска вакыт эчендә әлеге коралны кире кайтара, шул рәвешле утлы көрәш алып бару мөмкинлеге туа, нәтиҗәдә 2 дошман очкычы бәреп төшерелә. Элек наводчик буларак, С.А.Найданов 1 дошман самолетын бәреп төшерә. Сугышта яралана. «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
- Берилло Иван Андреевич. 2010 елның 31 нче августында Новосибирск өлкәсендә, Здвинск районында, Михайловка авылында туган. Пехотада хезмәт итә. Сугышта боты яралана. 1943 елда демобилизацияләнә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
- Хәбибуллин Кәлимулла Хәбибулла улы. 1922 елда Татарстан АССР, Арча районы, Түбән Әҗәк авылында туган. Татарстан АССР, Арча районы хәрби коматына чакыртып алына. 2 нче Украина фронтында танкка каршы пехотада сугыша. Сугышта аягы (боты) яралана, шулай ук ярчыклардан бик күп җәрәхәт ала. 1942 елда демобилизацияләнә.
Инвестиция программалары бүлеге башлыгы Айгөл Йосыпованың карт бабасы Йосыпов Әхмәт Шәрәфетдин улы 1924 елның 28 нче июнендә туган. Татарстан АССР Казан шәһәрендәге Идел буе РХК тарафыннан 1942 елның 7 нче августында фронтка чакыртыла. 1942-1944 елларда Көнбатыш фронт составында сугыш юлын үтә. Бүләкләре: «Сугышчан казанышлар өчен» медале (21.01.1944), «Батырлык өчен» медале (12.08.1944), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
Коммуналь өлкә оешмаларын мониторинглау бүлеге башлыгы Раил Гайфуллинның бабасы Гайфуллин Гыйният Гайфулла улы. 1917 елның 8 нче мартында Татарстан АССРның Буа районы Күл Черкене авылында крестьян гаиләсендә туа. Урта белем алганнан соң, 1932 елда колхозда бригадир, хисапчы, ә 1938 ел азагыннан ревком рәисе булып эшли. 1939 елның 8 нче августында Буа РВК тарафыннан СССР Кораллы Көчләре сафларына алына, Харьков артиллерия училищесына хезмәт итү өчен юллана. Сугыш башланганда Харьков артиллерия училищесы курсанты 1941 елның 24 нче августыннан Көньяк-Көнбатыш фронтта автотранспорт батареясы старшинасы вазыйфасында хезмәт итә. 1943 елның 26 нчы маеннан алып Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы, 138 укчылар дивизиясенең 344 укчылар полкы составында батарея командиры, артиллерия башлыгы була, капитан исемен ала. Воронеж, 1 нче Украина, 2 нче Украина фронтларында була. Гыйният Гайфуллин Курск дугасы, Днепр өчен көрәштә, Украина территориясен азат итүдә, Карпат тауларында, Карпат аръягын җиңүдә, Карпат аръягы өлкәсе, Венгрия, Чехословакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Хәрби хәрәкәтләр барышында башы һәм сул кулы яраланып кала. Дүрт орден, шул исәптән «Кызыл Йолдыз» ордены, ике «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, ун медаль, шул исәптән «Сугышчан казанышлар өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Совет Армиясенә һәм Флотына 30 ел» орденнары белән бүләкләнгән. Сугыштан соң һәм 1956 елга кадәр Гыйният Гайфуллин Совет Армиясе сафларында майор, шул исәптән Германиядә Совет гаскәрләре төркеме составында хәрби хезмәтен дәвам итә. 1957 елдан ТАССР Буа районы сәүдә эшендә эшли. Подполковник Гыйният Гайфуллинның уңышлары турында мәгълүмат Буа шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда урнаштырылган.
Гомуми тәэмин итү һәм эш башкару бүлегенең өлкән белгече Алинә Слюсареваның карт бабасы – Бөек Ватан сугышында катнашучы Алексей Федорович Меньшиков 1942 елда Казахстан АССРда хәрби хезмәткә алына. Сугыш юлын Венгриядә 1945 елның 30 нчы маенда тәмамлый. Бүләкләре: «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлар өчен» медале.