Сезне Россия көне белән котлыйбыз!
12 нче июнь – илебез тарихында истәлекле дата. Бу көнне без Ватаныбызны – күп гасырлык тарихы һәм бай мәдәни һәм рухи мирасы булган көчле дәүләтебезне хөрмәтлибез.
Илебезнең уңышы һәм иминлеге – Россиядә яшәүче һәркемнең тырыш хезмәте. Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге безгә бәйле. Уртак тырышлык белән генә без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Сезнең белән безнең энергия һәм хезмәт сөючәнлек Ватаныбызны алга таба үстерүгә хезмәт итсен.
Сезгә чын күңелдән тынычлык, бәхет, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телибез!