Германияне җиңгән өчен: Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең хәрби тарихлары

2020 елның 5 июне, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турындагы хикәятләрне дәвам итәбез. Бүген коммуналь өлкә оешмаларын мониторинглау бүлеге башлыгы Раил Гайфуллинның бабасы Гайфуллин Гыйният Гайфулла улы турында сөйләрбез. 

Ул 1917 елның 8 нче мартында Татарстан АССРның Буа районы Күл Черкене авылында крестьян гаиләсендә туа. Урта белем алганнан соң, 1932 елда колхозда – бригадир, хисапчы, ә 1938 ел азагыннан ревком рәисе булып эшли.

1939 елның 8 нче августында Буа РВК тарафыннан СССР Кораллы Көчләре сафларына алына, Харьков артиллерия училищесына хезмәт итү өчен юллана.

Сугыш башланганда Харьков артиллерия училищесы курсанты 1941 елның 24 нче августыннан Көньяк-Көнбатыш фронтта автотранспорт батареясы старшинасы вазыйфасында хезмәт итә.

1943 елның 26 нчы маеннан алып Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы, 138 укчылар дивизиясенең 344 укчылар полкы составында батарея командиры, артиллерия башлыгы була, капитан исемен ала. Воронеж, 1 нче Украина, 2 нче Украина фронтларында була.

Гыйният Гайфуллин Курск дугасы, Днепр өчен көрәштә, Украина территориясен азат итүдә, Карпат тауларында, Карпат аръягын  җиңүдә, Карпат аръягы өлкәсе, Венгрия, Чехословакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Хәрби хәрәкәтләр барышында башы һәм сул кулы яраланып кала.

Дүрт орден, шул исәптән «Кызыл Йолдыз» ордены, ике «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, ун медаль, шул исәптән «Сугышчан казанышлар өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Совет Армиясенә һәм Флотына 30 ел» орденнары белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң һәм 1956 елга кадәр Гыйният Гайфуллин Совет Армиясе сафларында майор, шул исәптән Германиядә Совет гаскәрләре төркеме составында хәрби хезмәтен дәвам итә.

1957 елдан ТАССРның Буа районы сәүдә эшендә эшли.

2005 елда вафат була. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Күл Черкене авылында җирләнә.

Подполковник Гыйният Гайфуллинның уңышлары турында мәгълүмат Буа шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International