Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
– “Генерирлау компаниясе” ААҖ җибәрә торган, кайнар су белән тәэмин итүнең (җылылык белән тәэмин итү) ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул итте. Ул, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.