Кадерле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән үзенчәлекле бәйрәм – Халыкара гаилә көне белән котлыйбыз.

2020 елның 15 мае, җомга

     Сезне чын күңелдән үзенчәлекле бәйрәм – Халыкара гаилә көне белән котлыйбыз.

     Гаилә – кеше байлыгы арасында иң кыйммәтле нәрсә. Таяныч, тыл, ярдәм тоеп, аңлашып яшәүгә ни җитә?! Бүген һәркем үзенең туганнарын, якыннарын искә алсын, шалтыратып хәлен белсен, һәрчак янәшәсендә терәге булган гаиләсе, туганнары һәм якыннары өчен сөенсен. Өегездәге гаилә учагы һәрчак җылылык бөркеп торсын. Гаиләләрегезгә дуслык һәм татулык телибез.  Барлык гаиләләргә дә иминлек насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International