Күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен: Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең гаилә тарихлары

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

 ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турындагы хикәятләрне дәвам итәбез. Бүген гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Юлия Хәбибуллинаның туганнары турында сүз барачак.

1) Ермин Евгений Петрович.

1894 елда Киров өлкәсенең Яран районында, Большое поле авылында туган. 1943 елның 26 нчы маенда Омск өлкәсе, Ульяновск районы хәрби коматы тарафыннан хәрби хезмәткә чакыртып алына. Гвардиянең 412 нче гаубица артиллерия полкында кызыл армияче булып хезмәт итә. 1944 елның 17 декабрендә һәлак була. Кардәшләр зиратында (Лузев өязе, Грабат авылы, Латвия) җирләнгән. Омск өлкәсе (9 том), Татарстан Республикасы (11 том) Хәтер китабына кертелгән.

2) Ермина Галина Евгеньевна.

1923 елда туган. 1943 елның 1 нче маенда Омск өлкәсе, Ленин районының Омск шәһәрендәге Ленин районы хәрби коматына чакыртып алына, кече медицина хезмәте сержанты булып хезмәт итә. Брянск фронтының Орловск юнәлешендә барган сугышларда 22 кешелек линияне яу кырыннан алып чыга.

Сталинград фронтында барган сугышларда, бигрәк тә Сталинград шәһәрен саклаганда, 1942 елның 16 нчы октябрендә алдынгы линиядә яраланган 38 сугышчыга ярдәм күрсәтә. Каты яраланган 3 солдатның һәм командирның гомерен саклап калып, аларны көймәдә елга аша күчереп, медсанбатка җиткерә. Брянск шәһәре янында барган бәрелешләрдә 8 кешене сугыш кырыннан алып чыга һәм 18 кызыл армиячегә медицина ярдәме күрсәтә. «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

3) Козлов Петр Андреянович.

1909 елда туган. 1936 елда хәрби хезмәткә алына, Казан ГВК, Татарстан АССР, Казан шәһәре, лейтенант булып хезмәт итә. 1943 елның 26 нчы гыйнварында 212.7 биеклегедәге районда алманнар оборонасын тар-мар иткән вакытта үз ротасы белән беренчеләрдән булып дошман окопларына һәм блиндажларына бәреп керә, алманнарга чигенергә урын калдырылмый. Штыклар һәм гранатлар ярдәмендә аның ротасы 100 артык алманны юк итә. Сугыш вакытында 5 алманны пистолеттан атып үтерә һәм икесен әсирлеккә төшерә. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

4) Найданов Семен Андреевич.

1912 елда туган. 1941 елда Ленин районы хәрби коматына хәрби хезмәткә чакыртып алына, Татарстан АССР, Казан шәһәре, Ленин районы, кече сержант булып хезмәт итә. 1944 елның 12 нче августында Кече Селец районында дошман армиясе штурмчылары стройдан 2 коралны алып чыга, ул һәм аның хезмәттәше бик кыска вакыт эчендә әлеге коралны кире кайтара, шул рәвешле утлы көрәш алып бару мөмкинлеге барлыкка килә, нәтиҗәдә 2 дошман очкычы бәреп төшерелә. Элегрәк, наводчик буларак, С.А.Найданов 1 дошман самолетын бәреп төшерә. Сугышта яралана. «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

5) Берилло Иван Андреевич.

2010 елның 31 нче августында Новосибирск өлкәсендә, Здвинск районында, Михайловка авылында туган. Пехотада хезмәт итә. Сугышта боты яралана. 1943 елда демобилизацияләнә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

6) Хәбибуллин Кәлимулла Хәбибулла улы.

1922 елда Татарстан АССР, Арча районы, Түбән Әҗәк авылында туган. Татарстан АССР, Арча районы хәрби коматына чакыртып алына.2 нче Украина фронтында танкка каршы пехотада сугыша. Сугышта аягы (боты) яралана, шулай ук ярчыклардан бик күп җәрәхәт ала. 1942 елда демобилизацияләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International