Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Татарстан Республикасы халкы!

2020 елның 9 мае, шимбә

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйбыз!

      9 нчы май – безнең өчен иң изге һәм кадерле, илебезнең куәтен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә торган бәйрәм. Бу көнне без Россия сагында торган төрле буын батырларын рәхмәт белән искә алабыз, гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган каһарманнарны хөрмәтлибез. Безнең бурыч – геройларның исемнәрен мәңгеләштерү, әлеге канкойгыч сугыш турындагы истәлекләрне саклап калу. 

     Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым котлау сүзләрен җиткерәсе килә.  Җиңү өчен рәхмәт Сезгә!  Безгә бүләк иткән тыныч тормыш өчен рәхмәт белдерәбез.  Бөек Ватан сугышы елларында башкарган фидакарь хезмәтегез, Сез кичергән авыр чорлар өчен рәхмәтлебез Сезгә. Без Сезнең белән горурланабыз!

     Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, шәхси бәхет, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телибез!

     Җиңү Көне белән!

Тэги: Җиңү Көне
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International