ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Үлемсез полк Онлайн» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллинаның дәү әтиләре Петр Сергеев һәм Алексей Логинов турында сүз барачак.
Сергеев Петр Иванович (1908-1968 еллар) һәм Логинов Алексей Евдокимович (1912-1981 еллар) – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллинаның бабалары.
Икесе дә фронтка 1939 елда китә, 1939-1940 елларда Совет-Финляндия (совет-фин) сугышында катнаша.
Петр Иванович сугышка кадәр машина-трактор станциясендә счетчы булып эшләгән. 1939 елда фин сугышына алына, ә соңрак Бөек Ватан сугышына эләгә. Берлинга кадәр барып җитә. Яраланып, госпитальдә ята.
Хатыны Сергеева Ефросия Степановна сугыш елларында сыер савучы булып эшләгән.
Алексей Евдокимович Буа районының Чуаш Сарыкамышы авылында колхоз рәисе булып эшләгән, бик хөрмәтле кеше булган. Әбисе Клавдия Алексеевна да колхозда бозау караучы булып эшли. 1941 елда бабасының ротасы әйләнештә кала. Бер атна дәвамында аларга сугыша-сугыша әйләнештә чыгу насыйп була һәм нибары өчесе генә совет гаскәрләренә барып җитә. 1943 елда бабасы ике тапкыр яралана, шуннан соң аны алга таба хезмәткә яраклы түгел дип таныйлар.
Һәр гаиләдә шанлы тарих бар, «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылыгыз.