"Үлемсез полк Онлайн"- Тмофеев Николай Фёдор улы (06.12.1921-18.05.1989)

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Тимофеев Николай Федорович – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровнаның бабасы.

 

 1921 елның 6 нчы декабрендә туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.

Фронтка 1943 елда алына. Балтыйк буе фронтында минимет туплап торучы буларак сугыша. Кениксберг штурмында катнашкан.

Кенигсбергны штурмлаган вакытта аларның батальоны оборонаның беренче сызыгындагы алманнарны кыра. 900 сугышчының 34е генә исән калган, алар арасында Николай Федорович та була.

Ике тапкыр күкрәге һәм аяклары яралана, хастаханәгә салына.

Терелеп чыккач тагын фронтка китә һәм Җиңү яулаганчыга кадәр сугыша.

1946 елда гына өенә әйләнеп кайта.

«Батырлык өчен» һәм «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International