Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре илдә һәм дөньяда барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә күп кенә татарстанлылар өчен катлаулы вәзгыятькә битараф кала алмады. Хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасын хуплады һәм бер көнлек хезмәт хакларын «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондына күчерде.
Мәгълүмат өчен:
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды ятим балаларга, катлаулы чир белән авырый торган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга һәм республиканың өлкән яшьтәге гражданнарына ярдәм итү максатында оештырылган. Хәйрия фонды төрле белем бирү проектларын гамәлгә ашыра, аларның төп максаты – балаларны социальләштерү һәм төрле өлкәләрдә үстерү.