Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләрен билгеләү турында.
2. “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне исәпләүгә стандартлаштырылган тариф ставкаларын, максималь егәрлек берәмлеге өчен ставкаларны һәм формуланы билгеләү турында.
3. “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне исәпләүгә стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм формуланы билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.