Тариф билгеләү өлкәсендә IT: Дәүләт комитеты яңа мәгълүмат технологияләрен кертә

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

       ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Мәгълүмат техникасы үзәге» компаниясе хезмәткәре белән видеоконференцэлемтә режимында тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә «Дело» программа тәэминаты-платформасыннан файдалану турында киңәшмә узды.

      «Дело» платформасы теләсә кайсы проектның тормыш циклын тикшереп тору, тиз арада мәгълүмат эзләү, тариф кампаниясен онлайн тәртиптә уздыруны күзәтү, регламентлар кысаларында срокларны контрольдә тоту мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International