Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2013 елга “ТГК-16” ААҖ катнаш режимда җитештерә торган җылылык энергиясенә тарифларны һәм 2013 елга аерым кулланучыларга озак сроклы килешүләр буенча җибәрелә торган “ТГК-16” ААҖ җитештергән җылылык энергиясенә озак сроклы индивидуаль тарифларны билгеләү турында.
2. Кулланучыларга “Генерирлау компаниясе” ААҖ җитештерә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
3. Кулланучыларга “Таттеплосбыт” ААҖ җитештерә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
4. Кайнар су белән тәэмин итүнең ачык системаларында кайнар суга (җылылык белән тәэмин итү) тарифларны билгеләү турында.
5. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтү буенча бердәм (котел) тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.