ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2012 елның декабреннән тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифларның үзгәрүе турында массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган мәгълүматларны раслый.
Исегезгә төшерәбез: Дәүләт комитетының 28.09.2012 ел, №3-10/э карары нигезендә, “Татарстан Республикасында халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында” 25.11.2011 ел, №3-8/э карарга үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифлар федераль законга туры китерелде.
Моннан элегрәк кабул ителгән электр энергиясенә тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифлар Федераль тарифлар хезмәтенең 06.08.2004 ел, №20-э/2 боерыгы белән расланган Ваклап сату (куллану) базарында электр (җылылык) энергиясенә җайга салынулы тарифлар һәм бәяләрне исәпләү буенча методик күрсәтмәләр таләпләрен санга сукмыйча билгеләнеп, бу таләпләр “көн” зонасы тарифын бер ставкалы тарифтан югарырак дәрәҗәдә билгеләүне күздә тота иде.
Шул рәвешле Дәүләт комитеты карары нигезендә гамәлдәге законны бозу юкка чыгарылды.
2012 елга электр энергиясенә бер ставкалы тариф Федераль тарифлар хезмәтенең 06.08.2004 ел, №20-э/2 боерыгы белән расланган Ваклап сату (куллану) базарында электр (җылылык) энергиясенә җайга салынулы тарифлар һәм бәяләрне исәпләү буенча методик күрсәтмәләр таләпләре нигезендә билгеләнгән иде, шуңа күрә тарифны үзгәртү таләп ителмәде.
Шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар газ плитәләре белән тәэмин ителгән йортларда яшәүче халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар төркеме өчен тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән электр энергиясенә тарифлар (пик, төнге) бүгенгә кВт/сәг өчен 2 сум 81 тиен күләмендә, төнге тариф – кВт/сәг өчен 1 сум 89 тиен күләмендә билгеләнде. Халыкның әлеге төркеме өчен бер ставкалы тариф кВт/сәг өчен 2 сум 57 тиен күләмендә тәшкил итә.
Авыл торак пунктларында яшәүче ике тарифлы счетчиклар хуҗалары электр энергиясен көндез кулланган өчен кВт/сәг өчен 1,97 сумнан, электр энергиясен төнлә кулланган өчен кВт/сәг өчен – 1,32 сумнан түлиячәк.
Шәһәр торак пунктларында электр плитәләре һәм (яки) электр җылыткыч җайланмалары белән тәэмин ителгән йортларда яшәүче гражданнар өчендә пик зонасында (көндез) кВт/сәг өчен 1,97 сум, төнлә – кВт/сәг өчен – 1,32 сум тәшкил итәчәк.
Халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен тәүлекнең өч зонасы буенча дифференциацияләнгән тариф пик зонасында кВт/сәг өчен 3,56 сум, ярымпик зонасында кВт/сәг өчен 2,27 сум һәм электр энергиясен төнлә кулланган өчен кВт/сәг өчен 1,89 сум тәшкил итәчәк.
Авыл торак пунктларында, шулай ук шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә электр плитәләре белән тәэмин ителгән йортларда яшәүче халык өчен шушы ук тариф кВт/сәг өчен 2,49 сум, ярымпик зонасында кВт/сәг өчен 1,73 сум һәм электр энергиясен төнлә кулланган өчен кВт/сәг өчен 1,32 сум тәшкил итәчәк.