Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан 25 беркетмә төзелде

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 6 нчы апрелендәге указы нигезендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы (гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү) буенча беркетмәләр төзү вәкаләте бирелде.

     2020 елның 8-30 апрелендә Казан шәһәренең полиция бүлекләрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының контроль-резерв бүлеге хезмәткәрләре эшли.  8 нче апрельдән 12 нче апрельгә кадәр алар тарафыннан 25 беркетмә төзелгән. Хокук бозучылар республика территориясендә кертелгән кагыйдәләргә туры килерлек сәбәптән башка гына урамга чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International