Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2012 елның 21 декабре, җомга
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар (Әлмәт МР: “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ, “Тепло-Энергосервис” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Зеленодол җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Камаз-Энерго” ҖЧҖ) җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

2. Җылылык челтәрләре өчен (Зәй МР: “Зәй җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Чаллы җылылык челтәре компаниясе” ААҖ; Түбән Кама МР: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ; Ютазы МР: “Урыссу җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ; “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ; “Казтранстрой” ААҖнең УМиТ филиалы; “Савиново” ҖЧҖ)  катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.

3. “Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче – “Оборонэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын билгеләү турында” 16.12.2011 ел, №3-9/э ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәреш кертү хакында;

4. Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче – “Оборонэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын билгеләү турында.

5. “Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче –  “Татэнергосбыт”ААҖнең өстәмә сату хакын билгеләү турында” 16.12.2011 ел, №3-10/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәреш кертү хакында;

6. Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче  – “Татэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын билгеләү турында;

7.Татарстан Республикасында халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International