Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы (гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү) буенча беркетмәләр төзи ала торган затлар исемлеген раслады.
Хәлнең җитди булуы сәбәпле һәм махсус санитар-эпидемиологик режим бозылуга бәйле рәвештә, тәртип бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтү турында карар кабул ителгән.
Президентның 2020 елның 6 нчы апрелендәге указы нигезендә, мондый вәкаләтләр республиканың 12 ведомствосы хезмәткәрләренә бирелә, алар арасында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты да бар.
Указ белән тулырак итеп әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://pravo.tatarstan.ru/rus/president/ukaz.htm/?npa_id=556791